Туган якны өйрәнү музеенда мәктәп лагере

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Бүген Югары Ослан районының Туган якны өйрәнү музеенда мәктәп лагере балалары экскурсиядә булдылар.

Музей директоры Мария Шаһиәхмәтова кунаклар өчен экспозиция заллары буйлап экскурсия үткәрде. Шулай ук балалар өчен «Күңелле җәй " дип исемләнгән интеллектуаль викторина әзерләнгән иде, алар зур кызыксыну белән сорауларга җавап бирделәр, биремнәр үтәделәр һәм моның өчен бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International