Ел саен 6 июндэ бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның туган көнендә без Пушкин көнен һәм рус теле көнен билгеләп үтәбез. Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортыхезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен «Рус шигърияте яктысы» дип исемләнгән шигъриятсәгате үткәрделәр.
Чара башында хезмәт буенча инструктор Жукова Марианна интернат-йортта яшәүчеләргә Югары Ослан авылы урамнарының берсеАлександр Сергеевич Пушкин исемен йөртүен искә төшерде, шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы һәм рус әдәби теленә нигез салуы турында сөйләде. Аннан соң җыелучылар шигъри конкурста актив катнаштылар, анда укылган юллар буенча әсәрнең исемен искә төшерделәр. Социаль хезмәт алучыларшагыйрьнең иҗатында рухи, патриотик һәм мәхәббәт темасына багышланган үзләренең яратканшигырьләрен укыдылар. Әлеге чарада интернат-йортта яшәүче 26 кеше катнашты.
Әлеге чара социаль хезмәт алучылар күңелендә иң уңай тәэсир калдырды, ул аларның бөек шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турындагыбелемнәрен тулыландырды һәм Пушкин шигъриятенең гаҗәеп дөньясына чумаргамөмкинлек бирде.