Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

6 июнь көнне Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 50 ел бергә гомер иткән Евстягиннар Александр Иванович һәм Тамара Леонидовна Евстягиннар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үттеләр. 

Евстягиннар гаиләсе лаеклы хезмәт юлын уздылар. Алар гаиләсе авыл халкы арасында хөрмәткә лаек, һәм хаклы рәвештә яшь гаиләләргә үрнәк булып тора.
       
Уртак тормышларының 50 еллыгы уңаеннан Евстягиннар гаиләсенең исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, анда алар үз имзаларын куйдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International