«Татавтодор» Апас филиалының Югары Ослан участогы Карагуҗа авылына керү юлын ремонтлау эшләре башланды.
Әлеге проект «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. Әлеге оешма тарафыннан республика финанславы линиясе буенча шулай ук «Олан-Каратун" юлын ремонтлау буенча эшләр алып барыла.