6 июнь көнне А. С. Пушкинның туган көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм рәсми рәвештә 1998 елда Россия Федерациясе Президентының «Александр Сергеевич Пушкинның тууына 200 ел тулу һәм Россиянең Пушкин көнен билгеләү турында" Указы белән гамәлгә куелды.
Бу көннәрдә үткәрелә торган чаралар рәсми телләрнең тигез хокуклылыгын тәэмин итүгә, БМО хезмәткәрләренең тарих, БМО телләрен үстерү турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән.
Гомуми белем бирү учреждениеләренең эш планы нигезендә мәктәп яны лагерьларында бәйрәм кысаларында авыл китапханәләрен җәлеп итеп чаралар узды. Чараларның төрле формалары файдаланылды.
Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның иҗаты бөтен гомере дәвамында безне озата бара. Бүгенге бәйрәм Пушкин әсәрләрен укуы, белүе һәм яратуы турында тагын бер кат дәлил булып тора.