Югары Ослан гимназиясенә капиталь ремонт

2019 елның 7 июне, җомга

Район мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлады инде, чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны да тапшыра. Укучыларның иң кызу вакыты җитте дияргә була. Тик аларның гына түгел. "Заман” подрядчы оешмасы белгечләре тарафыннан Югары Ослан гимназиясе бинасына капиталь ремонт эшләре дәвам итә. 

Бүгенге көндә пластик тәрәзәләр урнаштыру, өченче кат электр белән тәэмин итү буенча эшләр тәмамланган, җылыту системасы буенча подвал бинасында уза торган участок калды. Хәзерге вакытта эшләр технологияләр кабинеты урнашкан янкормада бара. Шулай ук түбәне ремонтлау өчен дә материал кайтарылган. 

Вакыт аз кала, чөнки 1 сентябрьдә гимназия яңа уку елы өчен әзер булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International