Узган чәршәмбедә Югары Ослан муниципаль районы вәкилләре Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә Сабантуй татар халык бәйрәмен оештыру буенча күчмә киңәшмәдә катнаштылар.
Киңәшмә барышында уртак мәдәни программа, спорт ярышлары оештыру, милли хуҗалыклар эшен оештыру мәсьәләләре каралды.
Югары Ослан муниципаль районы Россия төбәкләрендә Сабантуй бәйрәмен оештыруда 4 тапкыр катнаша, алдагы елларда бу Чувашия Республикасы (Чабаксар шәһәре), Түбән Новгород өлкәсе (Түбән Новгород шәһәре) иде.