WorldSkills флагына Югары Ослан районы данын күтәрделәр

2019 елның 8 июне, шимбә

Югары Осланның мәдәният һәм ял паркында Сабантуй бәйрәменең кульминацион мизгелләренең берсе WorldSkills флагы эстафетасы булды. Бу хакта «Волжская новь» газетасы яза.

Флагны олылау өчен сәхнәгә ТР вице-премьеры Роман Шәйхетдинов һәм район башлыгы Марат Зиатдинов күтәрелде.

"WorldSkills Russia-2019 чемпионаты финалында Татарстан Республикасы җыелма командасы хаклы рәвештә беренче урынны алды. Бу безнең ярышкан кешеләрдән бер дә ким түгел дигән сүз. Без аларга дөньякүләм компетенцияләр буенча осталыкта бирешмибез һәм алга таба да актив рәвештә үсәчәкбез һәм яшь буынны бу хәрәкәткә җәлеп итәчәкбез», - дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов.

Марат Зиатдинов эстафетаны районның нинди горурлык белән кабул итүен билгеләп үтте: «Миңа җитештерүче буларак, бүгенге көндә эшче һөнәрләренең дәрәҗәсе ни дәрәҗәдә югары күтәрелүен тою икеләтә күңелле. Без эстафетаны горурлык белән кабул итәбез һәм беренче булырга тырышачакбыз!», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International