2018 елның 11 июнендә Югары Ослан муниципаль районының “Өмет утравы» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә гражданнарны бердәм кабул итү көне үткәрелә.
Анда: Югары Ослан муниципаль районының суд приставлары бүлеге, Югары Ослан муниципаль районының опека һәм попечительлек хезмәте, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Югары Ослан муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге, Югары Ослан муниципаль районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре катнашачак.
Белешмәләр өчен Телефон: 8(84379)-2-17-57, 2-23-55