Кадастр бәясен билгеләү һәм милек салымын исәпләү темасы, шулай ук күчемсез милек объектларының кадастр бәясен дәгъвалау процедурасы да актуаль булып тора.
Күчемсез милек объектларының кадастр бәясен күптән түгел генә бәйсез бәяләүчеләр билгеләде, ә 2018 елдан башлап – махсус төзелгән дәүләт бюджет учреждениеләре. Бәяләү нәтиҗәләрен РФ субъекты хакимияте органнары раслый.
Бәяләү нәтиҗәләре буенча кадастр бәясе базар бәясеннән шактый артып китсә, аны яңадан карау мөмкинлеге бар. Бәяләү нәтиҗәләрен судта яки Россиянең барлык төбәкләрендә Росреестр идарәләре каршында төзелгән махсус комиссияләрдә бәхәсле дип игълан итәргә мөмкин. Шул ук вакытта комиссия мөрәҗәгатьләрне бушлай карый.