Дәүләт Думасы депутатлары 44-ФЗ номерлы Федераль законга төзәтмәләр тәкъдим итте. Мәктәп укучыларын тукландыруны оештыру буенча товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алу тәртибен үзгәртәчәкләр.
Заказчылар укучыларны тукландыруны оештыру буенча продукцияне чикләнгән электрон конкурслар белән сатып алачаклар. Сатып алуларда катнашу өчен дәгъвачылар Хөкүмәтнең 2015 елның 4 февралендәге 99 номерлы карарына кушымтаның 6 пункты нигезендә шундый ук хезмәтләр күрсәтү тәҗрибәсен расларга тиеш.
Документ: 13.05.2010 № 707227-7 федераль закон проекты
http://goszakupki.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1484620.htm