Китап укучылар бүләк иткән китаплар

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Китапханә өчен иң яхшы бүләк, әлбәттә, китап. Китап китапханәгә китап бүләк итеп бирү - басмага икенче тормыш бүләк итү һәм күп кенә укучыларга озак елларга чын ләззәт бирү дигән сүз. Ә китап һәм укучы арасында арадашчы китапханәчеләр аңа яңа яшәү урыны табарга ярдәм итәчәк.      

Менә инде күп еллар район үзәк китапханәсендә китап укучыларыбыздан бүләк итеп китаплар кабул итү күркәм традициягә әверелде.
    
2019 елның 10 июнендә китапханәдә "Китап укучылар бүләк иткән китаплар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар арасында-күп кенә детективлар, тарихи әдәбият, хәрби-маҗаралы романнар, чит ил һәм рус классикалары һәм, әлбәттә инде, мәхәббәт турында романнар бар.  
Барлык бүләк итүчеләргә зур рәхмәт белдерәбез!
Сезне китапханәдә көтеп калабыз, кадерле укучыларыбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International