Җәй! Каникуллар! Ура!

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Менә көтеп алынган җәйге каникуллар да килеп җитте! 

Һәр бала өчен җәйге каникуллар-ял вакыты, яңа ачышлар һәм мәшәкатьсез күңел ачулар чоры.  

Районның мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьларыннан балалар өчен Яшьләр клубының ишекләре яңадан ачылды. Бу җәйдә 3 сәгатьлек спорт-сәламәтләндерү программасының беренче ачучылары Печище мәктәп яны лагере булды. 

Бүгенге көн программасында: 
- Вокал буенча Мастер-класс. 
- Бөтендөнья тәмәкесез көнгә багышланган чаралар кысаларында - башлангыч сыйныф балалары өчен «Тәмәке төтененең сере» дигән танып-белү мультфильмы күрсәтү.
- Гофрированной кәгазьдән Роза ясау буенча Мастер-класс.
- Шахмат һәм шашка уеннары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International