2018 елдан Салым кодексына төзәтмәләр үз көченә керде, алар РФ территориясендә үз карамагындагы күчемсез милек һәм (яки) транспорт чаралары булмаган физик затка үз теләге белән теләсә кайсы салым органына исәпкә кую турында гариза бирергә мөмкинлек бирә.
Россия Федераль салым хезмәтенең 2018 елның 29 августындагы ГД-4-14/16699 номерлы хаты белән тәкъдим ителгән 2-2-исәпкә алу формасы буенча исәпкә кую турында гариза физик затлар белән эшне башкаручы теләсә кайсы салым органына шәхсән (вәкил аша) яисә почта аша тапшырырга мөмкин. Тәкъдим ителгән гариза формасын теләсә кайсы салым органында алырга була. Моннан тыш, ул Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган (Россия Федераль салым хезмәтенең 2019 елның 12 апрелендәге ГД-3-14/3542 номерлы хаты).