ЮХИДИ бүлеге башлыгы Альберт Борһанов Россия Оборона министрлыгының Иннополис шәһәрендәге " 27 ЦНИИ» ФДБУ филиалында булды. Очрашуның темасы узган ел нәтиҗәләре һәм якынлашып килүче саннар булды.
- 2019 елның биш ае нәтиҗәләре буенча район территориясендә 12 юл - транспорт һәлакәте булды, аларда алты кеше һәлак булды һәм 15 кеше зыян күрде, - ди Альберт Шамил улы. Бигрәк тә җәяүлеләрне бәрдерү очракларының артуы сагайта.
Районның баш дәүләт автоинспекторы чарада катнашучыларга киемдә яктылыкны кайтаручы элементлар булу һәм шуның белән машина йөртүчеләргә вакытында үзләрен ачыклауда ярдәм итү, җәяүлеләр кичүенә килеп җиткәндә аеруча игътибарлы булу үтенече белән мөрәҗәгать итте.