"Без бергә” балалар сәнгать фестиваленең республика этабына йомгак ясалды.
Безнең район укучылары үзләрен зона этабында уңышлы күрсәттеләр һәм аларның күбесе республика күләмендә билгеләп үтелде.
Югары Ослан гимназиясеннән Сакин Дмитрий, "Мода театры» номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат дипломы белән «Фантазия" иҗат коллективы, " Хореография» номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат дипломы белән Азалия Джумаева бүләкләнде, ә «Халык вокалы» номинациясендә Яковлева Ариана 3 дәрәҗә дипломга лаек булды. Шулай ук Матюшино мәктәбеннән Җиһаншиннарның иҗади гаиләсе – 2 дәрәҗә диплом, Введенский Бистәсе мәктәбеннән Подгородовлар гаиләсе 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Ә «Иҗат канатында» номинациясендә Анохиннар Сергей Николай улы һәм Ксения Александровна дуэты 1 дәрәҗә дипломга лаек булды.