Россия көненә багышланган Футбол буенча турнир

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

12 июньдә Россия Федерациясенең барлык халкы Россия көнен бәйрәм итә.

Россия көне - ул Ватаныбызның иреге һәм бәйсезлеге, милли бердәмлек һәм илнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык бәйрәме.

Бәйрәм кысаларында яшүсмерләр-яшьләр клубы кече һәм урта яшьтәге яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча район турниры үткәрде.

Турнирда 6 команда катнашты. Футбол мәйданчыгында көрәш киеренке узды, беркем дә җиңмәде, барысы да призлы урыннар өчен көрәште. Ә урыннар түбәндәгечә бүленде:
-     1 нче урынны - «Ослан-1» командасы, 
-     2 нче урынны – Югары Ослан командасы, 
-    3 нче урынны - «Ослан-2» командасы алды. 

Барлык җиңүчеләр грамота һәм медальләр белән бүләкләнде. Кече төркем тәрбияләнүчеләре бәйрәм уңаеннан яшүсмерләр клубы бассейнына бару өчен сертификатлар алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International