Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, хуҗалык итүнең кече рәвешләренә ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру максатларында Россия менеджмент һәм агробизнесның инженерлык Академиясе («РИАМА» ФДБМУ) 17-19 июньдә фермерларның, авыл хуҗалыгы кооперативларының һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның дистанцион белем бирү курслары оештыра.
Анда администрацияләренең авыл хуҗалыгы бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре, КФХ ассоциацияләре крестьян (фермер) хуҗалыклары җитәкчеләре белем ала.
Алдынгы фермер хуҗалыгында һәм Мәскәү өлкәсенең мәдәни-тарихи үзәгендә булу планлаштырыла.
Укырга теләүчеләр түбәндәге сораулар бирә һәм Академиягә раслау өчен 16.06.2010 елга кадәр түбәндәге контактлар буенча җибәрелә алалар: l.salnikova@riama.ru тел. 8-916-658-06-47 яки 8-498-687-37-61; ampf@riama.ru тел. 8-903-559-98-26; 8-903-573-37-05.