Дискриминация-юк!

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Эш бирүчеләр, ММЧ редакцияләре, сайт хуҗалары, игъланнар таратучылар дискриминацион характердагы чикләүләр булган вакансияләр турында мәгълүмат тараткан өчен административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Хезмәт базарында дискриминациягә юл куймау максатыннан 02.07.2013 ел, № 162-ФЗ Федераль закон нигезендә «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» Федераль законга һәм административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертелде.  

Дискриминация характерындагы чикләүләрне үз эченә алган буш эш урыннары яки вакантлы вазыйфалар турында мәгълүматны таратучы затлар административ хокук бозулар турында билгеләнгән административ җаваплылыкка тартыла. Күрсәтелгән административ хокук бозу гражданнарга-биш йөздән бер мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга-өч меңнән биш мең сумга кадәр; юридик затларга-ун меңнән унбиш мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International