Яр буе Морквашы авылында авыл клубы бинасына капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Узган атнада клубның фасадын җылыттылар, хәзер сайдинг белән тышлау эшләре алып барыла. Төп эшләр музей урнашкан бинаның бер өлешендә бара: стеналар ремонтлана һәм тигезләнә, электр белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыру үткәрелә.