Статистик мәгълүматлар

2019 елның 14 июне, җомга

Югары Ослан муниципаль районы Советының гомуми бүлеге ел дәвамында гражданнарны бердәм кабул итү көнен үткәрү турындагы эшкә нәтиҗәләр ясый.

Расланган график буенча гражданнарны Югары Ослан муниципаль районы башлыгы, район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары кабул итә.

Шулай итеп, 2019 елның 5 аенда барлыгы 198 кеше мөрәҗәгать итте, кабул итүләр саны -46, шул исәптән күчмә кабул итүләр саны – 20.

Район башлыгы һәм Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе 30 кабул итү үткәрде, 153 кеше кабул ителде.

2019 елның II яртыеллыгына гражданнарны күчмә кабул итү графигы расланды, аның белән Югары Ослан муниципаль районы сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International