13 июньдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 5 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
Чарада муниципаль районнардагы терлекчелек буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, «ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча Баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе»ДКУ белгечләре катнашты.
Киңәшмә башында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашучыларны агымдагы елның 5 аенда терлекчелек нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул үз чыгышында сөт һәм ит җитештерү мәсьәләләренә, шулай ук терлекләрнең баш санын саклауга игътибарны юнәлтте.