ТР Дәүләт Советы депутаты тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итү

2019 елның 14 июне, җомга

Бүген Макыл авыл җирлеге бинасында ТР Дәүләт Советы депутаты Хәлил Гыйниятов гражданнарны күчмә кабул итте.

Кабул итүдә 5 кеше катнашты, шуларның 3се – Макыл авыл җирлегендә, 1се – Мәйдан авыл җирлегеннән, 1се - Вахитов авыл җирлегеннән.

Депутатка халык мөрәҗәгать иткән сораулар күперне төзү яки реконструкцияләү, юллар төзү, балаларны куркынычсыз йөртү өчен плотиналар күтәрү, яңа төзелгән йортларга (яшь гаиләләргә) үзәк газүткәргеч төзү, яңа эш урыннары булдыру өчен инвесторлар җәлеп итү һәм Рус Макулово авылы территориясендә Д-3 мини ралли-кроссы буенча авто спорт ярышлары үткәрүгә кагылышлы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International