Бүген балалар иҗат йортының актлар залында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"хәйрия акциясе узды. Акция кысаларында Югары Ослан гимназиясе һәм урта мәктәбенең булачак беренче сыйныф укучыларына Казан дәүләт казна дары заводыннан һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Александр Черемновтан портфельләр тапшырылды.
Әлеге акция 2007 елдан бирле үткәрелә. Агымдагы елда районның 223 беренче сыйныф укучысы портфельләр белән тәэмин ителәчәк.
Күптән түгел балалар бакчасын тәмамлаучылар ата-аналарга үзләренең беренче уку кирәк-яракларын күрсәтергә ашыктылар, ә күзләрендә шатлык һәм беренче сыйныфка килү теләге балкыды. Уңышлар сезгә нәниләр!