БРКХ белгечләре Югары Осланда консультатив эш үткәрделәр

2019 елның 14 июне, җомга

Татарстан Республикасы балаларына медицина ярдәмен күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуын һәм сыйфатын арттыру максатларында БРКХ мобиль үзәге Татарстан Республикасы районнарында даими рәвештә күчмә эшне дәвам итә.

Врач-кардиолог, офтальмолог, невролог һәм ортопед составындагы табиблар бригадасы Югары Ослан авылында кечкенә пациентларны консультатив кабул иттеләр. Эш барышында 70тән артык бала каралды һәм консультация бирелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International