24 майдан 14 июньгә кадәр Югары Ослан гимназиясе базасында 9нчы, 11нче сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп этабы узды. Хәзерге вакытта барлык фәннәр буенча да нәтиҗәләр игълан ителмәгән. Әмма инде бүген үк районда математика буенча профиль дәрәҗәдәге һәм химия буенча 100 балл җыйган 4 укучы бар. Алар-Иннополис лицее һәм Карагуҗа урта мәктәбе укучылары.
25 июньнән 1 июльгә кадәр җитди сәбәпләр аркасында имтихан тапшыра алмаган яки төп чорда канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗә алган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен резерв көннәр башлана.