Бүген, 17 июнь көнне, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары һәм Аппарат җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында салым бурычлары, алдагы ягу сезонына әзерлек, белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү, Югары Ослан гимназиясен ремонтлау һәм Түбән Ослан авылында спорт мәйданчыгы төзү мәсьәләләре каралды.