2019 елның 14-16 июнь көннәрендә Казанда «Rukami» халыкара техник иҗат фестиваленең төбәк этабы узды, анда бөтен республикадан 400гә якын укучы катнашты һәм үзләренең инновацион эшләнмәләрен тәкъдим итте. Безнең районны бу фестивальдә өстәмә белем бирү педагогы, база мәйданчыгы җитәкчесе Евгений Ширяев тәкъдим итте.
Фестивальнең ике көне дәвамында Евгений Геннадьевич барлык теләүчеләрне 3D ручка ярдәмендә эшләнмәләр ясау осталыгына өйрәтте.
Иң яхшы проектлар Мәскәүдә узачак Халыкара фестивальдә тәкъдим ителәчәк.