Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия һәм Кыргызстанның яшьләр лидерлары форумына теркәлү ачылуын хәбәр итә. Анда 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге авыл яшьләре чакырыла.
Чара 25 июльдән 30 июльгә кадәр Бишкек һәм Чолпон-Ата шәһәрләрендә узачак.
Форум программасы дискуссия мәйданчыкларын үз эченә ала, алар барышында Россия һәм Кыргызстан яшьләре вәкилләре ике яклы мөнәсәбәтләрнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышалар һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен нигез салачаклар.
Секцияләр тематикасы:
- яшьләр эшкуарлыгы: иң яхшы практика һәм хезмәттәшлек юнәлешләре;
- авыл яшьләренең киләчәге: проблемалар һәм перспективалар;
- яшьләр арасында популяр туризм формаларын үстерүгә булышлык күрсәтү;
- иреклелек халыкара хезмәттәшлекне җайга салуның нәтиҗәле ысулы буларак.
Теркәлү түбәндәге сылтама буенча: https://myrosmol.ru/event/30244
Татар версиясе сылтамасы http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1496926.htm