Азык әзерләү

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Район кырларында күпьеллык үләннәрдән азык әзерләү эшләре бара. Район буенча күпьеллык үлән мәйданнары 6485 гектар тәшкил итә. Сенаж салуны "Нармонка"  һәм "Востокзернопродукт" механизаторлары алып бара. Фермер хуҗалыклары печән әзерләү өчен үлән чабуга керештеләр. Хуҗалыкларда азык әзерләү темплары түбән. "Заря" агрофирмасы әлегә кадәр азык җыю комбайны әзерләп бетермәгән. 

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә бер баш шартлы терлеккә 22,5 центнер азык берәмлеге исәбеннән азык әзерләүгә биремнәр җиткерелде. Бүгенге көндә бу күрсәткеч район буенча 1,3 цн тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International