18 июнь көнне Район балалар китапханәсендә Югары Ослан муниципаль районында терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча муниципаль программа һәм «Минем Ватаным-Татарстан» дигән темага чаралар планы кысаларында Туган якны өйрәнү буенча «Туган як сукмаклары» дигән викторина үткәрелде. Анда Югары Ослан урта мәктәбенең мәктәп яны лагере укучылары актив катнашты.
Балалар ТРның тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле сорауларга җавап бирделәр.
Викторинада 4 нче сыйныф укучысы Лаурова Вика, 7 нче сыйныф укучысы Яковлев Константин һәм 6 нчы сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Алинә җиңүче булдылар. Аларга Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Калган катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Анда 90 кеше катнашты.