2019 елның 18 июнендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чорын тәмамлау мәсьәләләренә багышланган Мамадыш шәһәрендә күчмә киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә эшендә Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Касыймов Вилен Вакыйф улы катнашты. Ул Мамадыш муниципаль районы мәгариф учреждениеләренең эш тәҗрибәсе белән танышты.