2019 нчы елның 19 нчы июнендә Югары Ослан муниципаль районының Карахуҗа авыл җирлегендә 50 ел бергә гомер иткән Хадиятуллиннар гаиләсе Акрам Әгъләм улы һәм Тамара Николаевнаның алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Алтын туй - бу күрсәткеч һәм ир белән хатынның 50 ел гомерен гаилә мөнәсәбәтләре төзү буенча җиңел булмаган хезмәте нәтиҗәсе! Бу гаиләдә һәрвакыт ата-аналар һәм балалар арасында үзара аңлашу, ярдәмчеллек һәм ихтирамлы мөнәсәбәт. Хадиятуллиннар гаиләсе авыл халкы арасында хөрмәткә лаек, һәм хаклы рәвештә яшь гаиләләргә үрнәк булып тора.
Уртак тормыш юлына 50 ел тулу уңаеннан Хәдәтуллиннар гаиләсенең исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, озын гомер һәм бәхетле озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.