Мәгълүмат чараларын оештыру максатларында - дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан коррупциягә каршы көрәш буенча күрелә торган чараларны агарту йөзеннән, район балалар китапханәсендә яшүсмерләр һәм ата-аналар өчен «Без коррупциягә каршы» дигән акция үткәрелде.
Анда район балалар китапханәсе һәм ТР Прокуратурасы белешмәлекләре нигезендә оештырылган «Коррупция турында нәрсә белергә кирәк» дигән белешмәлек таратылды, аларда юридик терминнар аңлатылды: коррупция нәрсә ул һәм аның белән ничек көрәшергә, ришвәт төшенчәсе һәм моның өчен РФ Җинаять кодексында каралган җәзалар турында мәгълүмат бирелде.