Янгын куркынычының югары классы билгеләнде

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Июнь уртасыннан республикада янгын куркынычының югары дүртенче классы билгеләнде. Шуның белән бәйле рәвештә «Идел буе урманчылыгы»  РФ Хөкүмәтенең 30.06.2007 ел, № 417 карары белән расланган урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирү кирәклеге турында искә төшерә.

Аерым алганда дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, учреждениеләр, оешмалар, оештыру-хокукый формаларына һәм башка юридик затлар, крестьян  хуҗалыклары, җәмәгать берләшмәләре, шәхси эшмәкәрләр, вазыйфаи затлар, Россия Федерациясе гражданнары, чит ил гражданнары аны коры үләнле үсемлекләрдән, янгын калдыкларыннан, ауган агачлардан, киселгән калдыклардан, чүп-чарлардан һәм башка ягулык материалларыннан чистартуны тәэмин итәләр яки урманның ким дигәндә 0,5 метр киңлектәге янгынга каршы минеральләштерелгән полосадан яки башка янгынга каршы каршылыклардан арындыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International