Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Виктор Тимиряев рәислегендә салымнар, мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерү буенча бурычлары булган оешмалар, предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр, физик затлар өчен тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Комиссия эшендә шулай ук 3 нче Федераль салым хезмәтенең МРИ җитәкчесе урынбасары Лилия Гайнетдинова да катнашты.
Утырыш нәтиҗәләре буенча комиссия әгъзалары һәр карап тикшерелгән оешма (ИП, физик зат) буенча карарлар кабул иттеләр һәм бурычларны түләп бетерү сроклары билгеләнде. Шулай ук Борнаш авыл җирлегендә аның территориясендә урнашкан бакчачылык җәмгыятьләре катнашында комиссиянең күчмә утырышын үткәрү турында карар кабул ителде.