Хөкүмәт комиссиясе утырышы

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Видеоконференция режимында Хокук бозуларны профилактикалау буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды.

Иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затлар арасында кабат җинаятьчелекне профилактикалау эшчәнлеген оештыруда ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.

«Җирле үзидарә органнарына исерек хәлдә җәмәгать урыннарында булган затларга махсуслаштырылган учреждениеләрдә хезмәт күрсәтү турында» 2017 елның 10 июлендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән Казан һәм Чаллы вәкилләре чыгыш ясады.

Киңәшмәдә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин һәм район комиссиясе әгъзалары катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International