Бүген Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" дигән кызыклы һәм мөһим чара узды. Бу чарага Карахуҗа һәм Олы Мәми мәктәпләренең булачак беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре чакырылган иде. Әлеге чараның иганәчесе булып "Югары Ослан" Агрофирмасы директоры Лазарев Илья Петрович чыгыш ясады.
Чарада Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, Гөлия Камалетдинова, "Югары Ослан" Агрофирмасы вәкиле Людмила Тарасова катнашты. Чара булачак беренче сыйныф укучылары өчен кызыклы формада узды.
Булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре бәйрәм оештыручыларына бүләкләр һәм вакытны файдалы итеп үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.