"Хәтер юлы" проекты Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан РФ Президенты тарафыннан расланган Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән чараларны камилләштерү буенча йөкләмәләр исемлеге кысаларында тормышка ашырыла.
Чиркәү комплексына сугыш ветераннарының миллионлаган исемнәрен мәңгеләштергән хәтер-мемориал юлы салыначак. Портретлар белән тулыландырылган исемле язмалар ватандашлар һәм буыннар күңелендә мәңгегә калачак.
Аларны мемориалга төшерү өчен гаилә архивларыннан фотосурәтләр җыюга Бөек Ватан сугышында катнашучыларның нәселләре җәлеп ителә. Моның өчен порталда махсус функционал эшләнгән, ул сурәтләрне күчереп алырга мөмкинлек бирә. Файдаланучыларга уңайлы булсын өчен порталда интеллектуаль эзләү алгоритмнары автомат рәвештә документлар һәм сугышта катнашучылар турында бирелгән сорау буенча мәгълүматлар сайлап алу алгоритмнары каралган.