Административ комиссиянең җаваплы секретаренең районга чыгуы

2019 елның 21 июне, җомга

Атна дәвамында административ комиссиянең җаваплы секретаре Октябрь авыл җирлеге башлыгы һәм секретаре белән берлектә җирлек торак пунктларына төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү мәсьәләсе буенча чыкты.
 
Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар авыл җирлеге башкарма комитетына административ материал төзү өчен чакырылды, шулай ук гражданнар белән әңгәмәләр үткәрелде.     

Югары Ослан муниципаль районының административ комиссиясе район халкын, дача участоклары хуҗаларын үзләренең йортлары янындагы территорияне тиешле халәткә китерергә чакыра. Торак пунктлардагы чисталыкка даими ярдәм итүегезне сорыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International