Еш бирелә торган сораулар

2019 елның 21 июне, җомга

Гражданнардан җир законнарын бозу буенча кергән сораулар күп булу сәбәпле, җир кишәрлекләре хуҗаларына күршесе үз территориясен биләп алган очракта, шулай ук җир законнарын бозучылардан үзләрен ничек саклап калырга дигән киңәшләр бирәбез.

Җир участогы күршесенә карата шикаять белән нинди хәлдә мөрәҗәгать итәргә була?

Әгәр сезнең күршегез койма күчергән һәм нәтиҗәдә, законсыз рәвештә сезнең җир участогының бер өлешен алган. Бу очракта гариза белән Росреестрның ТР буенча идарәсенә яки аның территориаль бүлегенә – җир участогы урнашу урынына карап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.  Мөрәҗәгатьтә җир участогының адресын һәм кадастр номерын һәм сезнең территориядәге койманы яки самозахватны күчерү турында мәгълүматны күрсәтергә кирәк. Гаризада шулай ук мондый гамәлләр сезнең милек хокукларын бозуга китерде дип күрсәтергә кирәк.
 Росреестр гражданнарга участокларны закон нигезендә рәсмиләштерергә тәкъдим итә. Росреестр шулай ук хокук ияләренә кадастр эшләрен үткәрү (межалау) мәсьәләсен карарга тәкъдим итә. Чикләр турындагы мәгълүматларны ЕГРНга кертү мөмкин булган бәхәсләр аркасында, сезне, шул исәптән күршеләр һәм гавами хакимият органнары белән дә проблемалардан арындырачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International