Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алырга уннарча кеше килде. 22 июнь – илебез тарихында фаҗигале дата. 78 ел элек Бөек Ватан сугышы башланган иде. Ул һәр гаиләнең тормышын әйләндереп алды, киләчәккә планнар һәм хыяллар җимерде, 27 миллионнан артык кеше гомерен алып китте.
21 июнь көнне 21:00 сәгатьтә Бөтен Россия белән бергә, Ватанны саклаганда гомерләрен биргән фаҗигале вакыйга һәм кешеләр истәлеген Югары Ослан халкы кабызды. Геройлар Паркында " Хәтер шәме» акциясе узды.
Анда Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, ветераннар советы рәисе Римма Троицкая катнашты.
Каһарманнарыбызның мәңгелек истәлеге бер минутлык тынлык һәм шәмнәр кабызу белән искә алынды.
Әлеге акция Ватанны саклауга баскан һәм безгә якты күк йөзе бүләк иткән сугышчыларга һәм гади кешеләргә рәхмәт белдерү булды.