Бүген ТР Мәдәният министрлыгы Владимир Потанинның Хәйрия фонды белән берлектә "Мәдәният учреждениеләренең максатчан капиталы фондын формалаштыру перспективалары" дигән семинар оештырды.
Семинар барышында спикерлар максатчан капитал азлары белән таныштырдылар, аны мәдәният учреждениеләре: Третьяков галереясе, Красноярск сәнгать музее мисалында ничек кулланырга мөмкин икәнлеге турында сөйләделәр. Шулай ук хокукый аспектларга һәм маркетинг мәсьәләләренә дә кагылдылар