Бүген, 25 июнь көнне, район башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан авылында гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. 9 кеше түбәндәге сораулар буенча кабул ителде: җир, торак, кәрәзле элемтә каланчалары урнаштыру урыннарын күчерү, Югары Ослан авылын төзекләндерү һәм тулай торак бүлмәләрен хосусыйлаштыру.
Барлык мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм карап тикшерелде, әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде, башкалар контрольгә алынды һәм тиешле хезмәтләргә тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8:00 дән 12:00 гә кадәр алдан язылу буенча 2-18-39, 2-13-38 телефоннары аша гражданнарны кабул итә.