Белдерү

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

2019 елның 1 июлендә 10.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Югары Ослан муниципаль районы Советының чираттагы кырык җиденче утырышы була.

Көн тәртибендәге түбәндәге мәсьәләләрне карау күздә тотыла:

1.    Югары Ослан муниципаль район Советының 2018 нче елның 14 нче декабрендә кабул ителгән 39-442 нче номерлы «Югары Ослан муниципаль районының 2019 нчы елга һәм 2020 һәм 2021 нче елларның планлы чорына бюджеты турында " гы карарына үзгәрешләр кертү турында»;
2.    Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы бюджетыннан җирлекләрнең чыгым йөкләмәләрен үтәүне финанслар белән тәэмин итүгә Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы җирлекләре бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында;
3.    Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминләштерүе турындагы нигезләмәне раслау хакында;
4.    Югары Ослан муниципаль районы Советының кайбер карарлары үз көчен югалткан дип тану турында;
5.     Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Тиешле еллар эшләгән өчен пенсиягә чыгу белән бәйле рәвештә муниципаль хезмәткәрнең, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затына муниципаль вазыйфаны даими нигездә биләгән өчен бер тапкыр бирелә торган бүләкләү тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында" 2006 ел, 30 декабрь, 647 нче карары»;
6.    2019 елда Югары Ослан муниципаль районында балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын һәм аларны савыктыруны оештыру турында;
7.    Югары Ослан муниципаль районының урта гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре турында;
8.    14-18 яшьлек балигъ булмаган гражданнарны каникул вакытында эшкә урнаштыру һәм укудан буш вакыт турында;
9.    Югары Ослан муниципаль районында сәламәтлек саклауның торышы һәм үсеш перспективалары турында һ.б.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International