Матюшино урта мәктәбе укытучылары Гаделшин Илгизәр Әнвәр улы һәм Гаделшина Любовь Максим кызы Татарстан делегациясе составында 20-25 июнь көннәрендә Санкт - Петербург шәһәренә кызыксындыру визиты ясадылар. Сәфәр программасына Петергофка, Эрмитажга, Исаак соборына, Җәйге бакчага экскурсияләр кертелгән иде. Әмма иң истә калырлык вакыйга - «Ал җилкәннәр» бәйрәме - Петербург һәм Россиянең башка шәһәрләре урта мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен фестиваль булды. Укучылар балачакның "символик" корабын озаталар. Бу зур тантанада ел саен миллионнан артык кеше катнаша.
Гаделшиннарның укытучылар гаиләсе бу сәфәрнең инициаторы РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйльметдиновка рәхмәт белдерә.