Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты командасы Республика шахмат-шашка турнирында катнашты

2019 елның 28 июне, җомга

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты командасы Татарстан Республикасы стационар формасында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендэ социаль хезмәт алучылар арасында республика шахмат-шашка турнирында катнашты.Интернат-йорт данын  ДИПИ шахмат-шашка турнирында җиңүчеләр- Гатауллин Р. Г. (шашка уены) һәм Бакиров Ф. К. (шахмат уены) яклады. Ике катнашучы да республика социальучреждениеләренең лаеклы көндәшләре белән 6шәр партия уйнадылар, уен барышында җиңүләр дә, оттырыш та,  тигез исәп тэ  булды. Безнең катнашучылар призлы урыннар  алмасалар да,  үзләренең тәҗрибәсен тулыландырдылар, яңа дуслар таптылар,  яңа күнекмәләр тупладылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International