28 июньдә Югары Ослан муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты аппаратында район башлыгы урынбасары Сергей Осянин рәислегендә чираттагы оператив киңәшмә узды.
Гадәттәгечә, көн тәртибендә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, документлар кергән физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен карау сроклары буенча сораулар булды.
Шулай ук районның рәсми сайты белән эшләү, сайтка йөреш мәсьәләләре дә каралды. «Мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләре тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту буенча чаралар планы проекты һәм муниципаль хезмәткәрләрнең тышкы кыяфәтенә карата регламент таләпләрен үтәү турында» гы сорауга җентекләп тукталдылар.