Яшь гаиләләргә ярдәм итү

2019 елның 28 июне, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Югары Ослан муниципаль районындагы социаль яклау бүлегенә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче балага түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә. Агымдагы елның 28 июненә беренче бала тууга бәйле айлык акчалата түләү районның 59 кешесенә билгеләнгән.

Агымдагы елда Татарстан әниләре өчен пособие күләме 8896 сум тәшкил итә. Республикада 2018 елның 2 кварталы өчен билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумы түбәндәгечә.

Айлык түләү хокукына 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан хатын-кызлар ия. 

Барлык сораулар буенча 2-13-01 кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International