Иҗтимагый совет утырышы

2019 елның 29 июне, шимбә

Иҗтимагый совет утырышы 2019 елның 28 июнендә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов катнашында «түгәрәк өстәл» рәвешендә узды. 

Көн тәртибендә сораулар: 
1.    Иҗтимагый совет эшчәнлегенә һәм Югары Ослан районы территориясендә милли проектларны тормышка ашыруга кагылышлы норматив-хокукый актларны закон нормаларына туры китерү турында. 
2.    Иҗтимагый совет эшенең яңа формалары, методлары һәм юнәлешләре турында 
3.    Иҗтимагый совет эшенә йомгак ясау. 

Соңыннан район башлыгы исеменнән Иҗтимагый совет әгъзаларының барысына да Иҗтимагый совет эшендә актив катнашканнары, бурычлылык, җаваплылык һәм принципиальлек, актив тормыш позициясе, җәмәгатьчелек һәм җирле үзидарә органнары партнерлыгын ныгыту һәм Югары Ослан муниципаль районы үсешенә шәхси өлеш керткәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырылды. Һәм, әлбәттә, истәлеккә гомуми фото.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International